Описание
Хөснулла Вәлиуллин (Хөснулла Вәлиулла улы Вәлиуллин) — татар композиторы,
Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1966),
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1974),
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1989).
РСФСР ның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Хөснул Вәлиуллин 1914 елның 28 февралендә Байлар Сабасы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Булачак композиторның балалык һәм яшьлек еллары шушы авылда уза.
Ул тимерчелектә эшли, рабфак (эшче яшьләр) та укый. 1932 елда Мәхмүт Хәкимов җитәкчелегендә Сабада тынлы оркестр оештырыла, аның составында скрипкада һәм кларнетта уйный, үзе көйләр чыгара башлый. 1933 елда (Хәкимов Сабадан киткәч) тынлы оркестр эше белән җитәкчелек итә. 1934 елны Казан музыка училищесына укырга керә. Аны 1940 елны тәмамлый, ныклап эшкә керешә. “Зәңгәр күл”, “Тракторчы кыз”, “Саба”, “Яз айлары”, “Комсомол” кебек авылның гүзәл кешеләре, матур табигате турында җырлар яза.
1942 елда фронтка китә, 1943 елда чолганышта кала (февраль) һәм әсирләр лагерена эләгә. Безнең гаскәрләр 1945 елның маенда Чехословакия җирләрен фашистлардан чистарткач, Хөснул да иреккә чыга.
Хөснул Вәлиуллин 1945 елның 5 декабрендә Казанга, ә икенче көнне үк Сабага кайта. Тиздән ул Казанга китә һәм шул елны ачылган консерваториягә укырга керә. Ул еш кына Сабага кайтып йөри, төп нигездә яшәүче Сәгъдия апаларга җәен Юмгалак урманыннан печән чаба. Аның белән дусты шагыйрь Хәй Вахит та кайтып йөри, бергәләп “Самат”, “Дим буенда” операларын язалар.
Хөснул Вәлиуллин Акмолинск шәһәреннән килгән (Ленинградтагы библиотека институтын бетергән) Әминә исемле кызга өйләнә, ике уллары (Нияз, Таһир) туа. 1957 елда Мәскәүдә Татарстан декадасы үткәрелә, Хөснул Вәлиуллинның “Самат” операсы куела.
Хөснул ага 1983 елның көзендә Фасил Әхмәтов, баянчы Ганс Сафиуллин, җырчы Люция Хәсәнова һәм Мингол Галиев белән кайтып иҗади очрашулар үткәреп йөргән иде. Аның соңгы кайтуы 1990 елның сентябрендә - районыбызның 60 еллык тантанасында булды.
Танылган композитор Хөснулла Вәлиулла улы Вәлуллин 1993 елның сентябрендә вафат була , Казанның Татар зиратына җөмһүриятебезнең танылган сәнгать һәм әдәбият эшлеклеләре янына җирләнә .
Сабада ул туып үскән йортның капкасына мемориал такта куелды.
II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены (1985ел) һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.